“Детективлар остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде
5 ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Клоуннар балаларда кунакта»- дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Чара бик күп яшь тамашачыларны җыйды, алар клоуннарның якты һәм шаян чыгышларын сокланып күзәттеләр. Клоуннар балаларның күңелен оста итеп ачтылар, аларны төрле уеннар белән гаҗәпләндерделәр.
Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Россиядә бердәнбер булган Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә музеена экскурсия үткәрелде.
Мәдрәсәне 1865 елда төзиләр, ул вакытта ул бөтен авылда бердәнбер кирпеч бина һәм ул вакытта төбәктәге иң зур мәдрәсәләрнең берсе була. Хәзер бу бина-районның тарихи-мәдәни һәйкәле. Күп еллар буена бина ярым җимерек хәлдә торды, бары тик 2018 елда гына Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аны реставрацияләделәр һәм музей буларак ачтылар.
Укучылар биредә үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар.
6 нчы ноябрь көнне безнең балалар йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми бәйрәм булып санала һәм 1992 елның 6 ноябрендә Республиканың Төп канунын кабул итү хөрмәтенә билгеләнгән. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «ТР Конституциясе турында гомуми нигезләмәләр» тематик сәгате үткәрелде. Конституция төп закон булып тора. Ул гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели. Аның территориясендә төрле милләт вәкилләре яши, алар бу кануннарны үтәргә тиеш. Бу хакта һәм башка нигезләмәләр турында чарада катнашучылар белән әңгәмә алып барылды.
5 ноябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында әфганчы сугышчы Шәйдуллин Фердинанд Харис улы истәлегенә Ватанны саклаучылар елына бильярд буенча турнир булып узды. Чара «Хәтерлибез һәм горурланабыз» дип аталган тантаналы өлештән башланды . Турнирны ачып, Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы барысын да якташы Шәйдуллин Фердинанд белән горурланырга өндәде, катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ярышлар уңай, яхшы атмосферада узды.Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм күтәренке рух алды, бильярд сөючеләр өчен яхшы һәм тигез уен күрсәтте. Нәтиҗәдә көннең иң яхшы нәтиҗәсен 1-призлы урынны Гайнуллин Илназ күрсәтте. 2 нче урын-Мөхәрләмов Райнур. 3 нче урын Фәттахов Илшат Илдус улы. Иганәчеләргә һәм катнашучыларның барысына да рәхмәт
2025 елның 5-6 ноябрендә "Әйдә, бас!” проекты рамкаларында «Халык биюе: традицияләр һәм заманча тенденцияләр белән элемтә» темасына квалификация күтәрү курслары утте.
«Таткультресурсцентр» тарафыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә оештырылган әлеге проект бию сәнгатен тирәнтен ойрәнү өчен бөтен республикадан хореография коллективлары җитәкчеләрен һәм укытучыларын җыйды.
Бу ике көн бай һәм нәтиҗәле булды. Дәресләрне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагоглары алып барды.
Элеге курсларда "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нен хореография сыйныфы укытучысы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы катнашты һәм белем күтәрү турында таныклык алды.
Бу курс Татарстанның барлык хореография сәнгате үсешенә көчле этәргеч булыр дип өметләнәбез!
«Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабына төренеп»
Шекше төп мәктәбенең 1нче һәм 3 нче класс укучылары сыйныф җитәкчеләре Ханнанова М.Д. һәм Зиннатова Э.Ш һәм әти-әниләр белән берлектә, Кукмара шәһәрендә урнашкан кондитер әйберләре җитештерү буенча "Рурайам" компаниясендә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны «Воздушный Рурайам» һәм «Медовый Рурайам»тортларының ничек ясалуы белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары балигъ булмаган социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән «Мин –Татарстан гражданины" дигән темага патриотик сәгать үткәрделәр. Чараның максаты: «Закон», «Хокуклар һәм бурычлар» төшенчәләрен формалаштыру; балаларны республика символикасы: флаг, герб, гимн белән таныштыру; ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе, үз республикабызга мәхәббәт тәрбияләү.