Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә экскурсиядә булдылар.

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Россиядә бердәнбер булган Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә музеена  экскурсия үткәрелде.

Мәдрәсәне 1865 елда төзиләр, ул вакытта ул бөтен авылда бердәнбер кирпеч бина һәм ул вакытта төбәктәге иң зур мәдрәсәләрнең берсе була. Хәзер бу бина-районның тарихи-мәдәни һәйкәле. Күп еллар буена бина ярым җимерек хәлдә торды, бары тик 2018 елда гына Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча аны реставрацияләделәр һәм музей буларак ачтылар.

Укучылар биредә үзләре кызыксынган сорауларга җаваплар таптылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International