Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган волейбол Чемпионатында безнең оешмадан ике команда катнашты. Нәтиҗәдә, ФБП-1 командасы матур уен күрсәтеп, 2нче урын яулады. Рузилә Рахимуллина команданың иң яхшы уенчысы исеменә лаек булды.
Явлаштау авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә танылган татар шагыйрәсе Флёра Гыйззәтуллинаның тууына 95 ел тулуга багышланган «Язмышында яшәү дәрте» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.
Очрашу барышында кунаклар шагыйрәнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар авторның яраткан шигырьләрен укыдылар һәм аның иҗаты турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар аның сүзләренә язылган җырларны гармунга кушылып башкардылар. Ахырда китапханәче катнашучыларны яңа газеталар һәм журналлар белән таныштырды.
Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара узды. Очрашуны китапханә хезмәткәрләре Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырды.
Кычкырып уку өчен «Мәктәптә» шигыре сайланды. Белемгә һәм туган телгә мәхәббәт белән сугарылган бу әсәрне катнашучылар бик яратып укыдылар. Укучылар шигырь юлларын оста итеп сөйләделәр, әсәрнең мәгънәсе турында фикер алыштылар һәм үзләренең мәктәп еллары белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар.
Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, төрле буын шигърият сөючеләрен берләштерде.
Мишәбаш авылында үзара салым хисабына зират юлы төзекләндерелде. Ремонтланган юл озынлыгы 165 метр тәшкил итте. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды. Әлеге оешма хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.
«Саба-Арена" спорт мәктәбе хатын-кызлар командасын III урынга лаек булулары белән һәм Гүзәл Галимуллинаны 2026 елгы сезонның хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионатта шәхси зачетта «иң яхшы уенчы» номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз.Спортчыларга яңа җиңүләр, якты матчлар һәм онытылмас хисләр телибез! Алда сезне тагын бик күп кызыклы һәм уңышлы турнирлар көтсен!
Барлык оештыручыларга, судьяларга һәм җанатарларга ярдәмнәре һәм бәйрәм рухы тудырулары өчен рәхмәт белдерәбез. Алга таба уңышлар һәм яңа спорт казанышлары телибез!
Саба муниципаль районында 2026 елгы сезонның хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында ( Саба зонасы) һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча чемпионат тәмамланды.
"Саба-Арена " спорт мәктәбендә контроль-күчерү нормативларын тапшыру дәвам итә. Шахмат бүлеге. Тренер -укытучылар Кәримова Равия Рәфгали кызы, Мөхәммәтова Сирина Раил кызы һәм Газизуллин Илназ Ильяс улы.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
Нәгыйм Вәли улының гаиләсенең, туганнарының һәм белемле кешеләренең кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу бүген, 24.09.2026, 12:00 сәгатьтә Сабабаш авылы, Лесная урамы, 2 адресы буенча була. Ике Басу Арташ авылы зиратына күмәчәкләр.
Почта инфраструктурасына ярдәм итү дәүләт программасы кысаларында «Россия Почтасы»ның яңа модульле бүлекчәләре төзелә башлады. Бу инициатива челтәрне модернизацияләү буенча масштаблы республика программасының бер өлеше булып тора, бигрәк тә авыл җирендә. Хәзерге вакытта Курсабаш авылында почта бүлекчәсе төзелә башлады.