Район турында

Район үзәге: Байлар Сабасы (Саба)
Территория: 1097,70 кв. км.
Халык саны: 31,8 мең. кеше

Муниципаль берәмлек башлыгы: Минниханов Рәис Нургали улы
Адрес: 422060 Татарстан Республикасы, Байлар Сабасы ш.т.б., Г.Закиров урамы, 52, кабинет №310.
Тел: 8(84362) 2-31-33, 2-31-44; факс: 8(84362) 2-31-74
E-mail: saba@tatar.ru  
www-адрес: http://www.saby.tatarstan.ru

Район турында кыскача мәгълүмат

Саба муниципаль районының үзәге – шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе – Казаннан 98 км, Шәмәрдән тимер юл вокзалыннан (Казан-Екатеринбург  тимер юлы) 22 км,  Вятка Аланы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Байлар Сабасында  7,2 мең кеше яши.

Район халкы

Бүгенге көндә районда 31,8 мең кеше яши. Аларның 96 % татарлар, 3 % – руслар, 1 % – башка милләт вәкилләре.


Сәнәгать

ААҖ Шәмәрдән ит комбинаты, ААҖ “ВАМИН Татарстан – ВАМИН Саба”, ААҖ Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе”, Саба лесхозы, Шәмәрдән мех фабрикасы. Безнең район биләмәсеннән югары басымлы 8 газүткәргеч уза. Аларның даими рәвештә нәтиҗәле эшләвен Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр линия-җитештерү идарәсе тәэмин итә. Районда булган 67 авыл тулысынча газлаштырылган.

Авыл хуҗалыгы

Саба районы авыл хуҗалыгы тармагы  үз эченә 25 крестьян (фермер) һәм ярдәмче хуҗалыкларын ала.

Медицина

Халык сәламәтлеге сагында район үзәк, Шәмәрдән, Лесхоз участок шифаханәләре, Икшермә табиблык амбулаторясе һәм 40 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.

Мәгариф

Районда16 урта мәктәп, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат-мәктәбе, 1 cәләтле балалар өчен мәктәп-интернат, 1 коррекцион мәктәп-интернат, 2 төп, 9 башлангыч мәктәп, 2 өстәмә белем бирү учреждениесе: Балалар иҗат үзәге, Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, 47 балалар бакчасы, шулай ук 1 урта һөнәри белем бирү учреждениесе “Саба аграр көллияте” бар.

Мәдәният

Халыкка Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе, 25 мәдәният йорты, 5 халык коллективы, 30 авыл клубы, 3 автоклуб,  29 китапханә хезмәт күрсәтә. Районда “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе уңышлы гына эшләп килә. Аның тапшыруларын 5 район халкы карый ала.

Ял итү, туризм

Район халкына 2 мәдәни-спорт комплексы, 1 районара мәдәни-спорт үзәге, 34 спорт залы, ябык бассейн, ясалма бозлы “Нарат” спорт комплексы, 16 хоккей тартмасы һәм башка спорт объектлары хезмәт күрсәтә.




Муниципаль район составына кергән муниципаль берәмлекләр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International