«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Халыкара мәктәпкәчә китапханәләр көне»

2024 елның 26 октябре, шимбә

Китапханә-китаплар яши торган урын ул. Китапханәчеләр ярдәме белән бик матур традиция яши - китап уку. Уку-катлаулы, ләкин мөһим процесс, ул фикер эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Безнең балалар йортында кечкенә генә китапханә бар.

Анда тәрбияләнүчеләр йөрергә бик яраталар. Хәтта иң кечкенәләре дә анда зур кызыксыну белән йөри. Тәрбиячеләр белән бергә кызыклы китаплар, журналлар карыйлар. Китапханәдә кызыклы китаплар, журналлар бик күп. Балаларга китапханәгә йөрү һәрвакыт ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International