28 майда безнең приютка Татарстан Республикасынын, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова килде. Эльмира Әмировна приютта тәрбияләнүчеләр белән эшнең яңа юнәлешләре белән танышты, балалар белән сөйләште, алар үзләренең мавыгулары һәм казанышлары турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Балалар шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда катнашуларын һәм гуманитар ярдәм - чәкчәк әзерләүләрен күрсәттеләр.