Югары Утар балалар йортында «Спорт наркотикларга каршы» дип исемләнгән чара

2026 елның 29 мае, җомга

   29 нчы май көнне безнең балалар йортында "Спорт наркотикларга каршы"дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.

    Максаты: тәрбияләнүчеләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү. Тәрбиячеләр наркомания проблемасы, наркотик матдәләрнең зыяны һәм наркотикларның организмга ничек йогынты ясавы турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар иллюстрацияләр, плакатлар карадылар, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр тыңладылар. Тәрбияләнүчеләр спорт күнегүләре башкардылар һәм үзләре өчен спорт - ул яшәү көче һәм бәла-казалардан дару, озын гомерлеккә сукмак дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International