ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш авыл җирлеге территориясендә иске йортларны сүтү дәвам итә. Курсабаш авылында шундый чара оештырылган иде. Бу иске корылмалардан котылырга гына түгел, җирле халыкка уңайлы яшәү өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

2026 елның 11 сентябрендә башланган эшләр бинаны комплекслы яңартуга юнәлдерелгән иде. Бүгенге көндә подряд оешмасы тарафыннан төзелеш-монтаж эшләре башкарыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Елыш авылында үзара салым хисабына зират юлы төзекләндерелде. Ремонтланган юл озынлыгы 189 метр тәшкил итте. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

23 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Балалар террорчылыкка каршы" темасына әңгәмәне, фортепиано класс укучылары өчен Мөхетдинова Э.Н. уздырды. Укучылар аңлаешлы формада урамда һәм кеше күп булган урыннарда үз-үзләрен куркынычсыз тотуның база кагыйдәләрен өйрәнделәр. Балалар караусыз калдырылган әйберләрне ачыклаганда гамәлләр алгоритмын төгәл үзләштерделәр, шулай ук барлык ашыгыч хезмәтләрнең номерларын кабатладылар. Әңгәмә балаларга дуслыкның, үзара ярдәмнең, бердәмлекнең һәм хәзерге дөньяда уяулыкның мөһимлеген аңларга ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Тимершык мәктәбе базасында ел дәвамында  агротехнологик класслар өчен тематик дәресләр үткәрелә. Чираттагы   авыл хужалыгының киләчәге һэм кирәкле белгечләр турындагы әңгәмәне физика укытучысы Раупова Олеся Леонидовна үткәрде. Укучылар технологиялэрнең авыл хуҗалыгына йогынтысы һәм иртәге көнгэ нинди белгечләр кирәк булуы турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген Олы Шыңар авыл башкарма комитеты белгечләре бина янына чәчәкләр утырттылар. Утырту алдыннан алар чәчәк түтәлләрен әзерләделәр: җирне чүп үләннәреннән чистарттылар, туфракны йомшарттылар. Шуннан соң чәчәкләрне әйбәтләп утырттылар һәм су сиптеләр.

   Территорияне төзекләндерү эше бина тирәсендәге киңлекне яхшырак һәм матуррак итәргә ярдәм итә. Хәзер матур чәчәкләр хезмәткәрләрне һәм килүчеләрне сөендерәчәк, күңелле атмосфера тудырачак.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 23 сентябренең 23 сәгатьтән  24 сентябренең 09 сәгатькә кадәр.

  2026 елның 24 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Саба гимназиясендә «Гаилә иминлеге стартлары» дип исемләнгән волейбол турниры узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба районы буенча ГТО тест үзәге «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга язылуны ача.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу спорт сынавы гына түгел, ә югары уку йортларына кергәндә БДИга өстәмә баллар алу мөмкинлеге дә. Алтын билге, сайланган югары уку йортына карап, конкурс суммасына 2 дән 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин.

Катнашу өчен нәрсә кирәк:

- gto.ru сайтында теркәлергә һәм УИН алырга;

- медицина рөхсәтен рәсмиләштерергә;

- мәктәп яисә ГТО тестлаштыру үзәге аша гариза бирергә;

- үзең белән спорт формасы һәм аяк киеме, шәхесне раслаучы документ алырга.

6 нчы баскыч (16-17 яшь) нормативларына йөгерү, тартылу, алга авышу, озынлыкка сикерү, ыргыту һәм башка сынаулар керә.

Үзеңне тикшер, сәламәтлегеңне ныгыт һәм булачак һөнәреңә бер адым яса! Алтын-күзгә күренгәннән дә якынрак!

Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(84362)2-45-89 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Тэги: ГТОСАБА

Шәмәрдәндә Луговая урамындагы яңа микрорайонга ел әйләнәсе керү мөмкинлеген тәэмин итәчәкләр

Тэги: ОКС ок

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International