Бүген Олы Шыңар авыл башкарма комитеты белгечләре бина янына чәчәкләр утырттылар. Утырту алдыннан алар чәчәк түтәлләрен әзерләделәр: җирне чүп үләннәреннән чистарттылар, туфракны йомшарттылар. Шуннан соң чәчәкләрне әйбәтләп утырттылар һәм су сиптеләр.
Территорияне төзекләндерү эше бина тирәсендәге киңлекне яхшырак һәм матуррак итәргә ярдәм итә. Хәзер матур чәчәкләр хезмәткәрләрне һәм килүчеләрне сөендерәчәк, күңелле атмосфера тудырачак.