Явлаштау авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә танылган татар шагыйрәсе Флёра Гыйззәтуллинаның тууына 95 ел тулуга багышланган «Язмышында яшәү дәрте» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.
Очрашу барышында кунаклар шагыйрәнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чарада катнашучылар авторның яраткан шигырьләрен укыдылар һәм аның иҗаты турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар аның сүзләренә язылган җырларны гармунга кушылып башкардылар. Ахырда китапханәче катнашучыларны яңа газеталар һәм журналлар белән таныштырды.