ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2026 ел
җомга

24 сентябрь көнне Мишә авыл җирлегендә «Татарстан кроссы — 2026» узды.анда 1-11 сыйныф укучылары, учреждение хезмәткәрләре һәм аларның җитәкчеләре катнашты.

Кросс зур сынау булган барлык катнашучылар да спорт уңышлары өчен чын күңелдән һәм бик эмоциональ борчылдылар. Барлык катнашучылар да дистанцияне лаеклы үттеләр.

Бу көн һәркемгә ярыш буларак кына түгел, спорт бәйрәме буларак та истә калды. Иң мөһиме-йөгерүдә катнашучы һәркем үзенең спорт дәрте һәм җиңүгә омтылышын күрсәтеп кенә калмады, ә озак вакытлар дәвамында бик күп тәэсирләр һәм иң уңай хис-кичерешләр дә алды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты администрациясе бинасында косметик ремонт эшләре башкарылды: пандус терәкләре, флагштоклар һәм бина янындагы колонналар буялды. Эшләр оешма хезмәткәрләре көче белән башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районында 2026 елгы сезонның хезмәт коллективларының хатын-кызлар командалары арасында (Байлар Сабасы зонасы) һәм авыл җирлекләре арасында волейбол буенча чемпионат тәмамланды.

Тимершык авыл җирлегенең хатын-кызлар командасы 2026 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионатында 2 урынны яулады. Авыл спортчыларының мондый ярышларда актив катнашуы "Россия спорты" милли проектының уңышлы тормышка ашырылуын чагылдыра, аның төп бурычларыннан берсе төрле яшьтәге гражданнарны даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты дәвам ителә. Ремонтланган юлның  гомуми озынлыгы 171 метр тәшкил итәчәк. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

 

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәхмүт Галәүнең 140 еллыгы уңаеннан «Үткән еллар кайтавазы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Чара татар язучысы, журналист һәм мәгърифәтче Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына күзәтүдән башланды. Катнашучыларга язучының туган җире — Ташкичү авылы, аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм Астрахань белән Оренбург шәһәрләрендә китап бастыру эшен оештыруы турында сөйләнде.

Әдәби сәгать барышында Мәхмүт Галәү һәм Габдулла Тукай арасындагы тыгыз дуслыкка аерым игътибар бирелде. Катнашучылар язучының бөек шагыйрь турындагы истәлекләрен тыңладылар. Бүгенге көндә аеруча актуаль булган, татар халкының үткәнен сурәтләгән «Мөһаҗирләр» романы турында фикер алышу оештырылды.

Чара ахырында катнашучылар газета-журналларның яңа саннары белән таныштырылды. Аеруча Шәмсия Җиһангирова турындагы язма игътибарны җәлеп итте — укучылар аның яңа китабы белән дә таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәхмүт Галәүнең 140 еллыгы уңаеннан «Үткән еллар кайтавазы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Чара татар язучысы, журналист һәм мәгърифәтче Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына күзәтүдән башланды. Катнашучыларга язучының туган җире — Ташкичү авылы, аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм Астрахань белән Оренбург шәһәрләрендә китап бастыру эшен оештыруы турында сөйләнде.

Әдәби сәгать барышында Мәхмүт Галәү һәм Габдулла Тукай арасындагы тыгыз дуслыкка аерым игътибар бирелде. Катнашучылар язучының бөек шагыйрь турындагы истәлекләрен тыңладылар. Бүгенге көндә аеруча актуаль булган, татар халкының үткәнен сурәтләгән «Мөһаҗирләр» романы турында фикер алышу оештырылды.

Чара ахырында катнашучылар газета-журналларның яңа саннары белән таныштырылды. Аеруча Шәмсия Җиһангирова турындагы язма игътибарны җәлеп итте — укучылар аның яңа китабы белән дә таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Килдебәк авыл китапханәчесе «Культура для школьников»  проекты кысаларында Килдебәк урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «В первый раз в книжкин класс» исемле экскурсия үткәрде. Экскурсиядә - китапханә тарихы, аның фондлары һәм кеше тормышында китапның әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләүдән башланды. Балалар әдәбиятына аерым игътибар бирелде, китаплар тәкъдим ителде. Балаларны яңа әдәбият, китап күргәзмәләре, журналлар белән таныштырылды. Балалар шулай ук әдәби викторинада катнаштылар.

  Шулай ук балалар китапханәдә урнашкан «Туган як» музей почмагы белән таныша алдылар. Китапханәче балаларны  борынгы экспонатлар белән таныштырды,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына , җаваплар таптылар,  экспонатларның  тарихын белә алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы белән бөрлектэ «Яулыкларда халык тарихы» дигән тематик кичә үткәрделәр.

Традицион татар костюмында баш киемнәре аерым урын алып тора. Татар хатын – кызлары иң кыйммәтле бүләкне яулык дип санаганнар. Аны милли традицияләрен саклап, яратып йөрткәннәр. Элек-электән егетләр сөйгәннәренә яулык бүләк иткәннәр, ерак илләрдән туган якларына кайтып килүчеләр дә якыннарына яулык алып кайтканнар. Аларны сандыкларда саклаганнар. Әби-бабайларның мирасы, гаилә истәлекләре - яулыклар - буыннан-буынга тапшырыла.

Чара барышында катнашучылар яулык тарихына читтән торып экскурсия ясадылар һәм яулыкны кию традицияләрен искә төшерделәр. Кичәдә борынгыдан хәзерге вакытка кадәр яулык киюнең төрле ысуллары күрсәтелде. Чарага «Яраткан яулыклар» күргәзмәсе әзерләнде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба үзәк китапханәсе “Әдәби мирас” проекты кысаларында китапханә  каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Мишә дулкыннары" клуб әгъзалары белән бергә Арча районының Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булдылар. Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (01.12.1930-14.06.1995) — татар язучысы,  әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөгаллим һәм педагог. Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Прозаикның иҗаты туган як һәм аның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аның “Без кырык беренче ел балалары»", "Исәнме, Кәшфи абый", "Фронтовиклар", "Кеше китә – җыры кала", "Саубуллашу" һ.б. әсәрләре татар халкы тарафыннан яратып кабат-кабат укылалар. Культпоходның икенче өлешендә Арчаның “”Казан арты” тарих – этнография музее”на бару булды. Катнашучылар өчен музей заллары буйлап кызыклы танып белү экскурсиясе үткәрелде. Сәяхәт өлкәннәребез күңеленә бик хуш килде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Гаҗәеп вакыт җитте –гүзәл һәм нәфис көз. 24 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе "Балкыш" тернәкләндерү үзәгенең ял итүчеләр өчен «Минем күңелем көзгә көйләнгән» дигән әдәби кунак бүлмәсе үткәрделәр. Алып баручылар кунакларны сәламләделәр һәм көзгә кунакка барырга, аның матурлыгына сокланырга, аның нәрсәсе белән матур булуын белергә тәкъдим иттеләр. Кунакларны искиткеч көз, матур шигърият, музыка һәм рәсем сәнгате дөньясы, зур булмаган һәм кызыклы көзге викториналар һәм табышмаклар белән очрашу көтә иде. Чара өчен вакытлы матбугат күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International