«Яулыкларда халык тарихы» тематик кичә

2026 елның 25 сентябре, җомга

Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы белән бөрлектэ «Яулыкларда халык тарихы» дигән тематик кичә үткәрделәр.

Традицион татар костюмында баш киемнәре аерым урын алып тора. Татар хатын – кызлары иң кыйммәтле бүләкне яулык дип санаганнар. Аны милли традицияләрен саклап, яратып йөрткәннәр. Элек-электән егетләр сөйгәннәренә яулык бүләк иткәннәр, ерак илләрдән туган якларына кайтып килүчеләр дә якыннарына яулык алып кайтканнар. Аларны сандыкларда саклаганнар. Әби-бабайларның мирасы, гаилә истәлекләре - яулыклар - буыннан-буынга тапшырыла.

Чара барышында катнашучылар яулык тарихына читтән торып экскурсия ясадылар һәм яулыкны кию традицияләрен искә төшерделәр. Кичәдә борынгыдан хәзерге вакытка кадәр яулык киюнең төрле ысуллары күрсәтелде. Чарага «Яраткан яулыклар» күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International