1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында Чернобыль атом электр станциясендәге шартлау — дөнья тетрәнгән көн буларак мәңгегә калачак. Бу вакыйганы искә төшереп, Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» түгәрәгенә йөрүчеләр өчен «Чернобыль фаҗигасы» исемле хәтер сәгате үткәрелде.
Утырышка Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә үз өлешен керткән Муллахмәтов Марат Разакович чакырылган иде. Ул үзенең читләшү зонасында куелган бурычлары, ликвидаторлар алдында торган кыенлыклар турында да сөйләде.
Очрашу катнашучыларга коточкыч вакыйгаларны — XX гасырның иң зур техноген һәлакәтләренең берсен юк итүдә катнашкан кеше күзлегеннән карарга мөмкинлек бирде. Бу фаҗига илебез тарихында Ватан алдында гына түгел, бөтен кешелек алдында да үз бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең моңарчы күрелмәгән батырлыгы, каһарманлыгы һәм профессиональлеге үрнәге буларак калачак.
24 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукай” паркында мәдәният бүлеге оешмалары тарафыннан оештырылган “Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара башында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы матур теләкләрен җиткерде, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм район мәдәният йорты солистлары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Сабаның балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышлары белән үрелеп барды. Сәнгать мәктәбе укучылары Г.Тукайның “Таз малай” әсәре буенча куелган “Мәдрәсәдә булган хәл” күренеше чарага ямь өстәде. Габдулла Тукайның иҗаты, тормыш юлын искә төшереп, истәлекләрне яңартып, Тукай тормышында хатын-кыз образлары күренешен Район китапханәсе хезмәткәрләре сәхнәләштерде. Китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче китап укучыларыбыз, үзләре иҗат иткән шигырләрен сөйләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидәил улы матур бәйрәм чарасы белән котлады, теләкләр белән уртаклашты.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Саба гимназиясе укучылары өчен агач әйберләргә бизәк төшерү буенча тематик яктан шагыйрь иҗаты белән бәйле мастер‑класс оештырылды. Укучылар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Шулай ук "Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында"викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
"Әдәби алан" проекты Тукай айлыгы булып дәвам итә. Явлаштау авыл китапханәсенең "Белмәмеш" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар проектның яңа биремнәрен үтәделәр. Балалар Габдулла Тукайның "Сабыйга", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Су анасы" әсәрләреннән өзекләрне бик тиз танып алып , дәфтәрләренә язып куйдылар.
18 апрельдә – Боз өсте сугышында – Чудь күлендә узган сугышта князь Александр Невскийның рус гаскәрләре немец рыцарьларын җиңгән көн.Саба үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Александр Невский. Чудь күлендә Җиңүе" дип исемләнгән тарихи-мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Рус җиренең Бөек яклаучысы, полководец Александр Невский белән таныштырып, Боз өсте сугышында ничек җиңү яулавы турында сөйләделәр.
2026 ел хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 17 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә « хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Видео-презентациядән балалар Россиянең 20 шәһәренең «Хезмәт батырлыгы шәһәре»исеме белән бүләкләнүен белделәр. Шәһәрләр армияне һәм гади гражданнарны авыр шартларда кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән өчен бүләкләнде. Күп кенә Документлар кешеләрнең кайчак үз гомерләрен корбан итеп, үз эшләрендә чын батырлык күрсәткәннәрен раслый.
Туган авылыңны һәм нәсел шәҗәрәңне өйрәнү тормышта иң мөһим адымнарның берсе булып тора. Бу туган як һәм аның бай мирасын аңларга ярдәм итә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” утырышында Олы Шыңар авылыннан туган авылы тарихын һәм үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнүче Фәннур Әхсән улы Галимов белән очрашу оештырылды.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау мәдәният учреждениеләре эшенең мөһим юнәлеше булып тора. Наркомания проблемасы бөтен дөньяда иң актуаль һәм әлегә кадәр хәл ителмәгән проблемаларның берсе.
14 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре яшьләр белән «Наркомания - бәла билгесе» дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшүсмерләр арасында наркомания проблемасы, наркотик препаратлар куллануның нәрсәгә китерүе, аларның кеше организмына ничек зарарлы йогынты ясавы турында сөйләшенде. Балаларга шулай ук очраклы рәвештә наркотиклар йогынтысына эләкмәс өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, наркоманнар тарафыннан басым төрләре, аларның провокациясенә ничек бирешмәскә һәм кызыктырудан качарга кирәклеге турында сөйләнде. Чара дәвамында бернинди шартларда да наркотикларны татып карарга ярамый дигән кисәтү яңгырады, чөнки бәйлелек инде беренче тапкырдан ук барлыкка килә. Аннары әңгәмәдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, аның нәтиҗәләре буенча барысы да сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирделәр, наркоманиягә тискәре карашларын белдерделәр, наркотиклар таратучы кешеләрне гаепләделәр, шулай ук яшьләр төрле чыгышлы наркотик матдәләрне саклау һәм тарату өчен җинаять җаваплылыгының 14 яшьтән башлануын белделәр. Чара газета чыгару белән тәмамланды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. 16 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Сәйлән» клуб берләшмәсе балалары өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде. Бу пәнҗешәмбе көнне бөек татар шагыйренең «Туган җиремә» дигән танылган шигыре яңгырады.