Китапханә  каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Мишә дулкыннары" клуб әгъзалары белән Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булдылар

2026 елның 25 сентябре, җомга

Саба үзәк китапханәсе “Әдәби мирас” проекты кысаларында китапханә  каршында эшләп килүче "Өлкәннәр", "Сөембикә", "Мишә дулкыннары" клуб әгъзалары белән бергә Арча районының Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда булдылар. Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (01.12.1930-14.06.1995) — татар язучысы,  әдәби тәнкыйтьче, публицист, мөгаллим һәм педагог. Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Прозаикның иҗаты туган як һәм аның тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Аның “Без кырык беренче ел балалары»", "Исәнме, Кәшфи абый", "Фронтовиклар", "Кеше китә – җыры кала", "Саубуллашу" һ.б. әсәрләре татар халкы тарафыннан яратып кабат-кабат укылалар. Культпоходның икенче өлешендә Арчаның “”Казан арты” тарих – этнография музее”на бару булды. Катнашучылар өчен музей заллары буйлап кызыклы танып белү экскурсиясе үткәрелде. Сәяхәт өлкәннәребез күңеленә бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International