«Үткән еллар кайтавазы» әдәби сәгать

2026 елның 25 сентябре, җомга

 

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Мәхмүт Галәүнең 140 еллыгы уңаеннан «Үткән еллар кайтавазы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Чара татар язучысы, журналист һәм мәгърифәтче Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына күзәтүдән башланды. Катнашучыларга язучының туган җире — Ташкичү авылы, аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм Астрахань белән Оренбург шәһәрләрендә китап бастыру эшен оештыруы турында сөйләнде.

Әдәби сәгать барышында Мәхмүт Галәү һәм Габдулла Тукай арасындагы тыгыз дуслыкка аерым игътибар бирелде. Катнашучылар язучының бөек шагыйрь турындагы истәлекләрен тыңладылар. Бүгенге көндә аеруча актуаль булган, татар халкының үткәнен сурәтләгән «Мөһаҗирләр» романы турында фикер алышу оештырылды.

Чара ахырында катнашучылар газета-журналларның яңа саннары белән таныштырылды. Аеруча Шәмсия Җиһангирова турындагы язма игътибарны җәлеп итте — укучылар аның яңа китабы белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International