Килдебәк авыл китапханәчесе «Культура для школьников» проекты кысаларында Килдебәк урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «В первый раз в книжкин класс» исемле экскурсия үткәрде. Экскурсиядә - китапханә тарихы, аның фондлары һәм кеше тормышында китапның әһәмияте турында мавыктыргыч итеп сөйләүдән башланды. Балалар әдәбиятына аерым игътибар бирелде, китаплар тәкъдим ителде. Балаларны яңа әдәбият, китап күргәзмәләре, журналлар белән таныштырылды. Балалар шулай ук әдәби викторинада катнаштылар.
Шулай ук балалар китапханәдә урнашкан «Туган як» музей почмагы белән таныша алдылар. Китапханәче балаларны борынгы экспонатлар белән таныштырды, балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына , җаваплар таптылар, экспонатларның тарихын белә алдылар.