Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты дәвам ителә. Ремонтланган юлның гомуми озынлыгы 171 метр тәшкил итәчәк. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара.
Елыш авылында үзара салым хисабына зират юлы төзекләндерелде. Ремонтланган юл озынлыгы 189 метр тәшкил итте. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкарды.
Югары Шытсу авылы зиратында өмә үткәрелде. Өмәдә чүп үләннәре чабылды, тиешсез урында үсеп чыккан агач үсентелә киселде. Әлеге эштә авыл халкы актив катнашты. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
Түбән Шытсу авылында яшәүче Гайсина Асия Гыйльметдин кызы 1936 елның 14 сентябрендә дөньяга килә. Асия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә ул. Асия апа 7 класс бетергәч колхозда сыер саучы булып эшли башлый. 1958 елда шул ук Түбән Шытсу авылы егете Шәймулла абыйга кияүгә чыга. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Шаймулла абый һәм Асия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 1965 елда гаиләләре белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар бик авыр эшләрдә эшли:кочегар булырга да, юл төзү эшләрен дә башкарырга туры килә аңа. Яшьтән карусыз, тырыш Асия апаның хезмәтен җитәкчеләр күрә, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була ул. Гайсиннар гаиләсе лаеклы ялга чыккач, 1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар. Пар канаты- Шәймулла абый белән Асия апа 65 ел бәхетле гомер кичергән. ( Шәймулла абый 2023 елда вафат булган). Бүгенге көндә Асия апа балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Аның 3 оныгы, 2 оныкчыгы, 1 оныгының оныкчыгы бар. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә Асия апаны авылдашлары бик хөрмәт итә.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Советы 2026 елга Татарстан Республикасының региональ әһәмиятендәге гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чараларның барышы турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта Юары Шытсу авылы аша узучы региональ юл кырыенда җәяүлеләр өчен тротуар эшләнелә. Эшне ООО "ПМК-159" оешмасы башкара.
Билгеле булганча, быел Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән гражданнарның һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтен, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешен җәмәгатькә таныту максатыннан Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы булдырылды. 2026 елның 1 августына Платформада районыбызның 54 оешмасыннан төрле тармакларда хезмәт куючы 115 лауреаты турында мәгълүмат урнаштырылды. Безнең җирлектән дә Электрон мактау тактасына 2 авылдашыбыз кертелде. Югары һөнәри казанышларын иҗтимагый тану йөзеннән һәм намуслы хезмәтләре өчен 2026 елда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык Шытсу авыл хуҗалыгы трактористы Дәүләтшин М.Н. һәм бригадир Салихов И.Х. тапшырылды.
2026 елның 2 сентябрендә Түбән Шытсу мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашында гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде.
Югары Шытсу мәдәният йортында Республика көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды. Концертта өлкәннәр белән беррәттән балалар да актив чыгыш ясадылар. Концерт программасы тамашачыга бик ошады.
Байлар Сабасында велоспиед ярышы булып узды. Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган ярышта Мәүлетов Салават иң яшь катаншучы буларак бүләк алды, ә Мәүлетов Самат үзенең яшь категориясендә 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Түбән Шытсуда җирле әһәмияттәге юлларга асфальт җәю буенча зур эш төгәлләнеп килә. Эш "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы буенча башкарыла. Асфальт-бетон җәюне "МДСУ-1"ҖЧҖ башкара. Эш күләме 2300 метр тәшкил итә. Асфальт салу уңайлыклар тудыру һәм җәмәгать пространствосын яхшырту өчен зур әһәмияткә ия.