ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

20 сентябрьдә Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан Лесхоз бистәсендә бильярд буенча ярышлар узды. Җиңүчеләрне "Саба тәҗрибәле урман хуҗалыгы" ГБУ директоры Фәйзрахманов Хаҗи Ибраһимович бүләкләде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Мишә авыл башкарма комитетында учреждение җитәкчеләре белән "сайлаулар һәм өлкәннәр көне" темасына чираттагы киңәшмә узды.

Киңәшмәдә әлеге чараларның барлык нечкәлекләре турында фикер алыштылар. Безнең бурыч-халык өчен күңелле атмосфера һәм истә калырлык өлкәннәр көненә бәйрәм оештыру.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

10
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Сабабаш авылында юл төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта МДСУ подряд оешмасы Луговая урамына вак таш-ком катнашмасы (ЩПС) салырга кереште. Эшләр авыл халкының транспорт белән йөрү мөмкинлеген һәм уңайлылыгын яхшырту өчен башкарыла.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

1 сентябрьдә безнең мәктәптә яңа уку елы башланачак бәйрәм булды! Бу көнне мәктәп яңадан яңгыравыклы тавышлар, шатлыклы елмаюлар һәм күңелле дулкынлану рухы белән тулды. Кемдер өчен бу Яраткан мәктәп көннәренә кайту, ә безнең беренче сыйныф укучылары өчен-гаҗәеп белем һәм ачышлар дөньясына беренче адым.

Бәйрәм линейкасы җылы котлаулар, изге теләкләр һәм, әлбәттә, көтеп алынган беренче кыңгырау белән тулы иде!

Яңа уку елы күп кенә кызыклы вакыйгалар, якты тәэсирләр, яңа белемнәр һәм лаеклы җиңүләр бүләк итсен! Укучыларга илһам һәм уңышлар, педагогларга рәхмәтле укучылар, ә ата — аналарга балаларының уңышлары өчен горурлык телибез!

Тэги: Мишә авыл җирлеге

26
август, 2026 ел
чәршәмбе

Ел саен 22 августта илебез Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Балаларны РФ дәүләт символикасына тарту-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләүдә өстенлекле бурычларның берсе. Патриотик хисләр бала тугач һәм аның бөтен тормышы барышында формалаша. Бу – гаиләгә, балалар бакчасына, туган шәһәргә, Туган табигатькә, ватандашларга мәхәббәт хисе, үзеңне үз илеңнең символикага-флагка, гимнга, гербка хөрмәт белән караган гражданины итеп тою.

    Балалар белән флаг көнен бәйрәм итү кысаларында 23 август көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре «Гордо реет флаг России» тематик сәгат үткәрелде. Чарада дәүләтебезнең символикасы турында , иллюстрацияләр каралды, илебез флагы көненә акбурдан асфальтка рәсем ясалды.

    Барлык егетләр дә дәүләт символларына хөрмәт белән карыйлар һәм, әлбәттә инде, горурланалар һәм безнең чиксез һәм бөек илебезне яраталар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

23 августта Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр өчен күңел ачу программасын оештырды.

Башта барысы да бергәләп өстәл оештырдылар: егетләр шашлык кыздырдылар, учакта бәрәңге кыздырдылар, кызлар җиләк-җимеш, яшелчә суйдылар. Өстәл артында бистәнең мәдәни тормышында актив катнашкан барлык балаларга рәхмәт сүзләре һәм теләкләр яңгырады. Программа бик күп кызыклы конкурслар, волейбол уеннары белән тулыланды. Барысы да яндыргыч дискотека белән тәмамланды. Бик шәп булды!

Чара җылы һәм уңай шартларда узды, барлык катнашучыларга әйбәт кәеф һәм актив һәм сәламәт ялдан онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

19
август, 2026 ел
чәршәмбе

14 августта Сабабаш авыл клубы каршында "Татарстанда җәй" проекты буенча "Дуслар белән җырлы кич" урам концерты оештырды,әлеге чарада Елыш авыл клубы,Яңа Шитсу авыл клубы,Ике Басу Арташ мәдәният йорты,Тенеки авыл клубы,Йосыф-Алан авыл клубы,Туктар авылы клубы хезмәткәрләре катнашты.

Авыл халкы өчен клуб һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан ике сәгатьлек зур программа әзерләнде. Авылдашлар артистларның һәр номерын җылы каршы алдылар һәм аларны көчле алкышлар белән озатып калдылар.

Очрашу азагында авыл халкы барлык катнашучыларга да үзләренең чыгышлары, уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерде. 

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

17
август, 2026 ел
дүшәмбе

Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Лутфуллина Кадрия Шафыйк кызына 2026 нче елның 17 нче августында 90 яшь тула.

Лутфуллина Кадрия Шафыйк кызы 1936 нче елның 17 нче августында Арча районы Ашабаш авылында туа. Шунда ук аның балачагы узган. Башлангыч белемне туган авылында , аннары 7 класска кадәр  Кәчедә  белем ала.

Хезмәт юлын бик иртә башлый. Туган авылында фермага эшкә урнаша һәм анда   сигез ел эшли. 

1958 нче елда Арча районы Красный Восток бистәсенә Исрафил абыйга кияүгә чыга.

1961 елда Лутфуллиннар гаиләсе Лесхоз бистәсенә күченә. Кадрия апа тормыш иптәше белән Саба урман хуҗалыгына эшкә урнаша.Такта яру цехында, аннан 1991 нче елга кадәр лаеклы ялга чыканчы ипи пешерүче булып эшли.

Алар Лесхоз бистәсендә  гомер итәләр, ике кыз  тәрбияләп үстерәләр.Ике кызы да  Илхамия апа (1959)  һәм Рәсимә (1968 ) гаиләсе белән Лесхозда яши.

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы юбилярыбыз кызлары өчен кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Аның бүгенге көндә 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.  Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге янынды кызы Илхамия апа бар. Ул балаларының ,онык-оныкчыкларының хөрмәт һәм игътибарын тоеп гомер итә.

Юбилей көнендә аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Халикова Такмилә Шафигулла кызына агымдагы 2026 елның 13 нче августында 101 яшь тулды.Ул  1925 елның 13 августында Саба районы Сабабаш авылында   туа.

1932 нче елда, 7 яше тулгач шул ук авылнын дүртеллык мәктәбенә укырга керә һәм анда 4 класс белем ала. 21 яшенә кадәр сөт жыя. Җыелган сөтне уфалла арбасы белән Сабага илтеп аны тапшыра торган булалар.

21-22 яшьлэрендә Сабабашта кортчылыкта эшли, 23-27 яшьләрендә аны амбарга эшкә куялар һәм анда ул ашлык кабул итуче булып хезмәт куя.

          Такмилә Шафигулла кызы 1952 нче елда, 27 яшендә Сабабаш авылынын Халиков Вахап абыйга тормышка чыга. Алар шул авылда гомер итәләр,дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы,Такмилә апа 37 яшендә, яшьләй 4 бала белән тол кала.

         Хәзерге вакытта олы кызы Галия (1953) гаиләсе белән Чаллыда яши.

        - Икенче  улы Васил (1956) гаиләсе белән Сабабашта яши.

        - Өченче кызы Илхамия (1957) гаиләсе белән Чаллыда яши.

        - Дүртенче кызы Люция (1959) гаиләсе белән Сабада яши.

Төрле эшләрдә хезмәт куеп ,Октябрь колхозыннан ,55 яшендә лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә бик күп грамоталар һәм бүләкләргә лаек була. 

Бүгенге көндә Такмилә апа Сабада,төпчек кызы Люция апа гаиләсе тәрбиясендә, бәхетле картлык кичерә.

Аның бүгенге көндә 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул балаларының ,онык-оныкчыкларының хөрмәт һәм игътибарын тоеп гомер итә.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

14 август Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында җиңүчеләр урманчылар, урман мастерлары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында ачыкланды.

Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Хаҗи Фәйзрахманов тапшырды.

«Сезгә намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең һәрберегезнең һөнәри осталыгы – республиканың урманчылык тармагын тотрыклы үстерүнең нигезе. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа һөнәри уңышлар телим», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International