Халикова Такмилә Шафигулла кызына агымдагы 2026 елның 13 нче августында 101 яшь тулды.Ул 1925 елның 13 августында Саба районы Сабабаш авылында туа.
1932 нче елда, 7 яше тулгач шул ук авылнын дүртеллык мәктәбенә укырга керә һәм анда 4 класс белем ала. 21 яшенә кадәр сөт жыя. Җыелган сөтне уфалла арбасы белән Сабага илтеп аны тапшыра торган булалар.
21-22 яшьлэрендә Сабабашта кортчылыкта эшли, 23-27 яшьләрендә аны амбарга эшкә куялар һәм анда ул ашлык кабул итуче булып хезмәт куя.
Такмилә Шафигулла кызы 1952 нче елда, 27 яшендә Сабабаш авылынын Халиков Вахап абыйга тормышка чыга. Алар шул авылда гомер итәләр,дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы,Такмилә апа 37 яшендә, яшьләй 4 бала белән тол кала.
Хәзерге вакытта олы кызы Галия (1953) гаиләсе белән Чаллыда яши.
- Икенче улы Васил (1956) гаиләсе белән Сабабашта яши.
- Өченче кызы Илхамия (1957) гаиләсе белән Чаллыда яши.
- Дүртенче кызы Люция (1959) гаиләсе белән Сабада яши.
Төрле эшләрдә хезмәт куеп ,Октябрь колхозыннан ,55 яшендә лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә бик күп грамоталар һәм бүләкләргә лаек була.
Бүгенге көндә Такмилә апа Сабада,төпчек кызы Люция апа гаиләсе тәрбиясендә, бәхетле картлык кичерә.
Аның бүгенге көндә 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул балаларының ,онык-оныкчыкларының хөрмәт һәм игътибарын тоеп гомер итә.