14 августта Сабабаш авыл клубы каршында "Татарстанда җәй" проекты буенча "Дуслар белән җырлы кич" урам концерты оештырды,әлеге чарада Елыш авыл клубы,Яңа Шитсу авыл клубы,Ике Басу Арташ мәдәният йорты,Тенеки авыл клубы,Йосыф-Алан авыл клубы,Туктар авылы клубы хезмәткәрләре катнашты.
Авыл халкы өчен клуб һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан ике сәгатьлек зур программа әзерләнде. Авылдашлар артистларның һәр номерын җылы каршы алдылар һәм аларны көчле алкышлар белән озатып калдылар.
Очрашу азагында авыл халкы барлык катнашучыларга да үзләренең чыгышлары, уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерде.