ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы-оештыручысы Мусин Илсур Хәйевич "Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының республика этабында призер булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

26
март, 2024 ел
сишәмбе

«Бала һөнәр» проекты кысаларында Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбе укучылары түбәндәге станцияләрдә булдылар: «Почта России», «Саба таңнары" редакциясе, « Саба дулкыннары»ТРК. Журналист, тавыш операторы, режиссер һөнәрләре белән таныштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мәҗлес башланганчы Лесхоз мәчетендә авыл имамы Әхмәд хәзрәт Сафин Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде,  махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз өчен һәм  соңгы көннәрдә Мәскәүдә булган канлы вакыйгаларның корбаннарын искә алып дога кылынды, ил-көннәр өчен иминлек, тынычлык сорап, куллар изге догага күтәрелде. Күмәкләшеп авыз ачкач һәм ахшам намазы укылганнан соң, җәмәгать ашханәгә ифтар мәҗлесенә юнәлде. Мәҗлесне дини җырлар авторы, Тататарстанның атказанган артисты Ильяс Халиковның чыгышы бизәде, Әхмәд хәзрәт Коръән аятьләре укыды. Соңыннан авылдашлары Рифкать Нургали улына, тормыш иптәше Рәйсә ханымга шундый саваплы мәҗлес үткәргәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Халыкара урманнар көненә багышланган дәресләр үткәргәннәр.

Сабабаш кишәрлеге урманчысы Айрат Гайнетдинов «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, «Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ һәм «Олы Арташ урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ уку йортларында булган. Очрашу барышында ул укучыларга урманнар, аларның иң мөһим яклаучылары, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләде.

Шулай ук Айрат Гайнетдинов ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлегенә дә тукталган. «Үзәктә ел саен ябык тамыр системасы белән 12 миллион чәчелгән үсенте үстерелә, аннары алар республиканың барлык районнарында утыртыла, – дип билгеләп үткән ул. – Утыртканнан соң урманчылар тарафыннан агротехника һәм урманчылык буенча берничә тәрбияви чара үткәрелә».

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә иң өлкән сайлаучы Мифтахова Бибинәфисәгә 96 яшь.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бөтен гаилә белән сайлауларга

Тэги: Мишә авыл җирлеге

21
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубяны авылында «Урман чаңгысы – 2024»спартакиадасы узды. Чара 200дән артык кешене җыйды. Министр урынбасары Рәис Гомәров үзенең чыгышында «Урман чаңгысы» Спартакиадасының инде ундүртенче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. «Урман чаңгысы – 2024» спартакиадасы нәтиҗәләре буенча, җитәкчеләр арасында беренче урынны «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкчесе-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин, икенче урынны – «Мамадыш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Раил Сәлахов, өченче урынны «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов алды. 36-45 яшьлек хатын-кызлар арасында беренче урынны «Уку – тәҗрибә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ лабораториясе инженеры Лилия Галимуллина, икенче урынны – «Саба урманчылыгы» ТР ДКУ бухгалтеры Рәсилә Галиева, өченче урынны «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы инженеры Фәридә Сафиуллина алды. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында-ТР ДКУ «Саба урманчылыгы "һәм ТР ДБУ" Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы", икенче урында-икенче урында – «Лубян урман-техник колледжы» ДБПОУ, өченчедә - «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы»ДБУ.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

13
март, 2024 ел
чәршәмбе

6 нчы һәм 8 нче март көннәрендә Сабабаш авылы клубында һәм Лесхоз мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, үзешчәннәре тарафыннан Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" спектакле сәхнәләштерелде.   Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар, нигездә, «Мәхәббәт чишмәсе» янында бара. Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буена килеп теләк теләгәннәр, җырлы-биюле уен уйнаганнар, вәгъдә бирешкәннәр. Авылның үз Ләйләсе белән Мәҗнүне — Ләйсән белән Илнарның да саф мәхәббәтләре шунда бөреләнә, һәм алар, гореф-гадәткә тугры калып, Мәхәббәт чишмәсе алдында гомерлеккә вәгъдәләшәләр. Әмма вакыйгалар яшьләр теләмәгән борылыш ала… Премьера уңышлы тәмамланды, халык тарафыннан җылы кабул ителде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт.

 7 март көнне Сабабаш авыл клубында мәктәп укучылары һәм "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар көче белән әзерләнгән "Әниемнең җылы кочагы" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар әниләрен котлап матур шигырьләр, җырлар һәм клубта эшләп килүче бию түгәрәгендә өйрәнгән берсеннән берсе матур биюләре белән әниләрен сөендерделәр. Бәйрәм күңелле һәм үзенчәлекле булуы белән әти-әниләрнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Хатын-кызлар волейболы буенча Мишә авыл җирлеге командасы Сатыш авылында волейбол буенча иптәшләрчә очрашуда катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International