Саба районы Лесхоз бистәсендә яшәүче Лутфуллина Кадрия Шафыйк кызына 2026 нче елның 17 нче августында 90 яшь тула.
Лутфуллина Кадрия Шафыйк кызы 1936 нче елның 17 нче августында Арча районы Ашабаш авылында туа. Шунда ук аның балачагы узган. Башлангыч белемне туган авылында , аннары 7 класска кадәр Кәчедә белем ала.
Хезмәт юлын бик иртә башлый. Туган авылында фермага эшкә урнаша һәм анда сигез ел эшли.
1958 нче елда Арча районы Красный Восток бистәсенә Исрафил абыйга кияүгә чыга.
1961 елда Лутфуллиннар гаиләсе Лесхоз бистәсенә күченә. Кадрия апа тормыш иптәше белән Саба урман хуҗалыгына эшкә урнаша.Такта яру цехында, аннан 1991 нче елга кадәр лаеклы ялга чыканчы ипи пешерүче булып эшли.
Алар Лесхоз бистәсендә гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.Ике кызы да Илхамия апа (1959) һәм Рәсимә (1968 ) гаиләсе белән Лесхозда яши.
Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы юбилярыбыз кызлары өчен кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Аның бүгенге көндә 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәге янынды кызы Илхамия апа бар. Ул балаларының ,онык-оныкчыкларының хөрмәт һәм игътибарын тоеп гомер итә.
Юбилей көнендә аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.