Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2026 елның 17 августы, дүшәмбе

14 август Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында җиңүчеләр урманчылар, урман мастерлары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында ачыкланды.

Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илһам Рәхмәтуллин һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Хаҗи Фәйзрахманов тапшырды.

«Сезгә намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең һәрберегезнең һөнәри осталыгы – республиканың урманчылык тармагын тотрыклы үстерүнең нигезе. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа һөнәри уңышлар телим», – дип ассызыклады Равил Кузюров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International