ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Социаль учреждениеләрдә ремонт эшләре-биналарны һәм объектларны төзек хәлдә тотуга, иминлекне, уңайлылыкны һәм норматив таләпләргә туры килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы ул. Алар объектларның эшчәнлеген тәэмин итү өчен агымдагы ремонтны да, җитди тузуны бетерү һәм модернизацияләү өчен капиталь ремонт яки реконструкцияне дә үз эченә ала. Тимершык мәдәният йортында чираттагы төзекләндерү, ремонт эшләре башкарыла. Ремонт эшләрен шәхси эшмәкәр Ахметзянов башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары Тимершык авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен башлап жибәрделәр.⠀Үлән чабу җәй дәвамында берничә тапкыр даими узачак.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

9
июнь, 2026 ел
сишәмбе

    Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган татар һәм башкорт халык бәйрәме. Тантананы шулкадәр киң итеп билгеләп үтү кабул ителгән ки, сүз икенче мәгънәгә ия: шаяртып кына зур шау-шулы күңел ачуны сабантуй дип атыйлар. Сабантуйда җырлар, биюләр, конкурслар һәм йолалар белән зур халык бәйрәме уздыру гадәте бар.

     7 июнь көнне Тимершык  һәм Көек авылларында традицион Сабантуй - 2026 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы - милли көрәш. Сабантуйның абсолют батырлары булып  Тимершык авылында Вафин Ленар, Көек авылында  Ибрагимов Дамир калдылар. Абсолют батырларга  традиция буенча тәкә бүләк ителде.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре. Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме. 30 май көнне Тимершык авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә җыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерә иде! Татар милли җырларын  җырлап, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны  һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 Сабантуйга әзерлек-оештыру, мәдәни, спорт һәм иҗади аспектларны үз эченә алган күп этаплы процесс. Язгы кыр эшләре тәмамлану белән бәйле бу бәйрәм бәйрәм атмосферасын булдыру һәм традицияләрне саклап калу өчен җентекле әзерлек таләп итә.

«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру  урыннарында  әзерлек  эшләре  алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

29
май, 2026 ел
җомга

Күркәм традиция буенча, 26 нчы майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады.  Бу көнне безнең мәктәптә  дә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган  кыңгырау чыңы  укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.

 Мәктәп директоры Карамов Айдар Рафаиль улы  күркәм бәйрәм белән котлап, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен юллады һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына үтә алулары турындагы боерыкны укып ишеттерде.

Барыгызны да чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм.  Бүген сезнең тормышыгыздагы бер этап тәмамлана.  Алда сезне дәүләт имтиханнары һәм аннан соң яңа студент тормышы көтә. Бу инде олы тормыш юлына беренче адым.  

Тимершык авылы җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы тормышта уңышларга ирешер өчен иң мөһиме  - белем һәм тырышлык кирәклеген билгеләп, алда торган тормыш “киртәләрен” сабырлык белән үтәргә, каушамаска һәм бертуктаусыз алга омтылырга өндәде.

Имам-хытыйб Дамир укыган догалар  чыгарылыш укучыларына тормышта юлдаш булсыннар иде. Шулай ук Дамир әфәнде ООО  “Саба”  “Мичән" филиалы җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук үзләренең ихлас теләкләрен беренче укытучылары  җиткерделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

20
май, 2026 ел
чәршәмбе

Тимершык авыл җирлегендә республика программасы  буенча светодиодлы яктырткычлар куелды. Чөнки урамнарны сыйфатлы яктырту халыкның тәүлекнең караңгы вакытында имин хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен кирәк. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими эшләр алып барылып тора.  Төзекләндерү проблемасын һәрвакытта да өмәләр белән генә хәл итеп булмый, кайбер эшләр өчен акча кирәк. Әмма, һәрвакытта да битараф булмаган иганәчеләр табыла, алар үз акчаларын шундый игелекле эшкә салалар. Тимершык авылы эшмәкәрләре - иганәчелэре Дамир Исмәгыйлов һәм Эльмир Ибраһимовлар ярдәме белән Тимершык зиратынын ян капкасы яңартылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Куркыныч агачларны кисү - кешеләрнең, мөлкәтнең һәм инфраструктураның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы. Мондый гамәлләр законнар белән җайга салына һәм билгеле бер процедураларны үтәүне таләп итә. Тимершык авыл җирлегендә зурайган һәм авария хәлендәге агачларны кисү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

14
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Зиратны язгы җыештыру-каберлекләрне карауның мөһим этабы, ул кыштан соң территорияне тәртипкә китерергә, һәйкәлләргә зыян килмәсен һәм хәтер урынының  лаеклы күренешен сакларга ярдәм итә.

 Тимершык авыл җирлегендә зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, зират территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International