15 август көнне Миңгәр авылында җиденче ел рәттән Миннахметов Мидхәт Миннәхмәт улы истәлегенә оештырылган интеллектуаль икебәйге буенча Саба муниципаль районы турниры төгәлләнде. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм барлык катнашучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.