Саба гимназиясендә «Гаилә иминлеге стартлары» дип исемләнгән волейбол турниры узды

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Спорт мәйданчыгында беренче сыйныф укучыларының әтиләре ярышты. Ә әниләр балалар белән иң актив җанатарлар булдылар.Уенчылар ял иткән арада аларга музыкаль чыгышлар тәкъдим ителде. Турнир чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелде, ул беренче сыйныф укучыларын берләштерде, дуслаштырды һәм тулы  уку елына җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International