Почта инфраструктурасына ярдәм итү дәүләт программасы кысаларында «Россия Почтасы»ның яңа модульле бүлекчәләре төзелә башлады. Бу инициатива челтәрне модернизацияләү буенча масштаблы республика программасының бер өлеше булып тора, бигрәк тә авыл җирендә. Хәзерге вакытта Курсабаш авылында почта бүлекчәсе төзелә башлады.
Курсабаш авыл җирлеге территориясендә иске йортларны сүтү дәвам итә. Курсабаш авылында шундый чара оештырылган иде. Бу иске корылмалардан котылырга гына түгел, җирле халыкка уңайлы яшәү өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирә.
2026 елның 11 сентябрендә башланган эшләр бинаны комплекслы яңартуга юнәлдерелгән иде. Бүгенге көндә подряд оешмасы тарафыннан төзелеш-монтаж эшләре башкарыла.
Сүлә торак пунктында үзара салым һәм иганәчеләр акчасына балалар мәйданчыгы төзү дәвам итә. Барлык халыкка ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шулай ук финанс һәм техник ярдәм күрсәткән ИП Вәлиева һәм «Курсабаш» ҖЧҖ җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белдерәбез. Әгәр авылда балалар мәйданчыгына ихтыяҗ бар икән, димәк, торак пункт яши, анда балалар туа. Балалар — безнең киләчәгебез. Балалар мәйданчыгы балаларга буш вакытларын саф һавада үткәрергә һәм сәламәт, нык, бәхетле булып үсәргә мөмкинлек бирә.
15 сентябрь көнне Курсабаш авыл җирлегенең Курсабаш авылы мәктәбендә җирлекнең соңгы 5 еллык эшчәнлеге йомгаклары буенча халык җыены булып узды. Доклад белән авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев чыгыш ясады. Чараны йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов тәмамлады.
Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының Киров урамына, грант программасы нигезендә асфальт юл эшләнү тәмамланды. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” оешмасы хезмәткәрләре башкарды.
Территорияне төзекләндерү – яшәү, эшләү һәм ял итү өчен пространствоны уңайлы, куркынычсыз һәм күңелле итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы ул. Гади итеп әйткәндә, бу гадәти мәйданчыкны, урамны яки ишегалдын уңайлы мохиткә әйләндерә торган әйберләр.
Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру алып барыла.
Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының 9 Май урамына, “ЩПС” программасы нигезендә юл эшләү тәмамланды. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” оешмасы хезмәткәрләре башкарды.
Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының 9 Май урамына, “ЩПС” программасы нигезендә юл эшләнү дәвам итә. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” оешмасы хезмәткәрләре башкара.
Курсабаш авыл җирлегенә керүче Түбән Утар авылының Киров урамына, грант программасы нигезендә асфальт юл эшләнү дәвам итә. Эшләрне Балтач районы “МДСУ-1” хезмәткәрләре башкара.