Сүлә торак пунктында үзара салым һәм иганәчеләр акчасына балалар мәйданчыгы төзү дәвам итә. Барлык халыкка ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шулай ук финанс һәм техник ярдәм күрсәткән ИП Вәлиева һәм «Курсабаш» ҖЧҖ җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белдерәбез. Әгәр авылда балалар мәйданчыгына ихтыяҗ бар икән, димәк, торак пункт яши, анда балалар туа. Балалар — безнең киләчәгебез. Балалар мәйданчыгы балаларга буш вакытларын саф һавада үткәрергә һәм сәламәт, нык, бәхетле булып үсәргә мөмкинлек бирә.