ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2024 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегенең волейбол буенча ир-атлар командасы район чемпионатында актив катнашты. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге командасы Лесхозда узган чаңгы ярышларында актив катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, “Лыжня здоровья” чаңгы ярышында өченче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Инде берничә дистә ел дәвамында 23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен киң һәм бөтен халык алдында бәйрәм итәбез һәм аны лаеклы тантана һәм аеруча җылылык белән билгеләп үтәбез. 23 февраль-сугыш кырларында Россия гаскәрләре яулаган Россиянең Хәрби дан көне. Башта бу көндә Ватанны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, ә кирәк булганда, аны лаеклы яклый белү зур мәгънәгә ия. Бәйрәм алдыннан, 2024 елның 22 февралендә Сүлә авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә оештыруда һәм үткәрүдә концерт номерлары белән театральләштерелгән бәйрәм программасы узды. Тамашачыларга концерт номерлары белән чиратлашып барган "Киленнәр" театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде. Барлык катнашучылар да бәйрәмнән канәгать калдылар, зур рәхәтлек, көчле энергия һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында авыл халкы өчен бильярд буенча ярышлар узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, “Лыжня Татарстана-2024” чаңгы ярышында беренче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 7 нче февраль көнне  Курсабаш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Латыйпов А.А.чыгышы.

2. Саба районы прокуроры, юстиция советнигы Шәймарданов Р.Н. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4.  Курса урман участогы вәкиле Гилазов Ф.Т урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрү буенча чыгышы.

5. Сабагаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов И.И. чыгышы.

6.Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2024 елга планнары.

7. Курсабаш  авыл җирлеге башлыгы  А.Р.Гыймадиевның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. 2023 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2024 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды .

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авылында Төзүчеләр урамы, 18 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” буенча, 1 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International