ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

13-18 апрель көннәрендә Оренбург шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Спортчыларыбыз Илсаф Латыйпов һәм Раян Йосыпов Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 5 нче урынны алып, Россия Беренчелегенә юллама алдылар. Парлы разрядта Илсаф белән Евгений Пайков (Казан) бронза медальгә лаек булдылар. Ялгыз разрядта Илсаф һәм Раян 6 һәм 10 урыннарны яуладылар, шуның белән май ахырында Чебоксарда узачак Россия беренчелегенә шәхси юлламалар оттылар.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

17 апрель-Казан шәһәрендә 2012 елгы һәм кечерәк кызлар арасында фехтование  буенча РСШОР беренчелегендә Фазлыева Амалия (Саба-Арена спорт мәктәбе) алтын, Фәтхуллина Ильвина (Саба-Арена спорт мәктәбе) бронза медаль яуладылар.
Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз , алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

17 апрель көнне Казан шәһәрендә 2012 елгы малайлар арасында фехтование буенча РСШОР беренчелеге булып узд.
Көмеш медальне Саба-Арена спорт мәктәбе спортчысы Чернов Виктор яулады.
Уңышлы чыгыш белән котлыйбыз, алга таба җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бассейннар экологик айлыкта тик ятмыйлар!

Безнең приют коллективы, тәрбияләнүчеләр белән бергә, СВО хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан  - «Согреем наших» акциясендә катнашты.

    Безнең  максат:  сугышчыларга мораль һәм матди ярдәм күрсәтү иде. Тәрбияләнүчеләр яклаучыларга өй җылысының тәмен җиткерү өчен чәкчәк әзерләүдә катнаштылар. Балалар шулай ук ихлас теләкләр белән котлау һәм мотивация хатлары әзерләделәр.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

18 апрельдә «Саба аграр көллияте» ндә республика күләмендә үткәрелүче «Ата - аналар иминлек өчен» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара беренче мәртәбә уздырылды һәм балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук иминлек мәсьәләләрендә гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелде. Ел дәвамында башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен һәм белем бирү мәйданчыклары проектлары эшләделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Фазлыева Амалия һәм аның тренеры Ильясов Радик Мударис улын спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелү белән котлыйбыз! Бу спортчы карьерасында зур казаныш, һәм без аны алда яңа биеклекләр һәм җиңүләр көтә дип ышанабыз. Күнекмәләрне алга таба үстерүдә һәм яңа максатларга ирешүдә уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

СПОРТЧЫЛАРЫБЫЗНЫҢ ЯҢА КАЗАНЫШЛАРЫ! 
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2026 елның 14 апрелендәге 48/н номерлы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчысы Идрисов Ниязга бадминтон буенча «беренче спорт разряды»бирелде. Тренер-укытучы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы.
Тренерны һәм спортчыны котлыйбыз! Уңышлар, искиткеч нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Арташ авыл җирлегендә территорияне чистарту буенча өмә узды. Өмәдә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты.

Көненә биш минут җиргә булышсан, күңел сафланыр, кулларны юып булыр.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Рөстәм Нургали улы  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International