"Әдәби алан" проекты Тукай айлыгы булып дәвам итә. Явлаштау авыл китапханәсенең "Белмәмеш" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар проектның яңа биремнәрен үтәделәр. Балалар Габдулла Тукайның "Сабыйга", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Су анасы" әсәрләреннән өзекләрне бик тиз танып алып , дәфтәрләренә язып куйдылар.
18 апрельдә – Боз өсте сугышында – Чудь күлендә узган сугышта князь Александр Невскийның рус гаскәрләре немец рыцарьларын җиңгән көн.Саба үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Александр Невский. Чудь күлендә Җиңүе" дип исемләнгән тарихи-мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Рус җиренең Бөек яклаучысы, полководец Александр Невский белән таныштырып, Боз өсте сугышында ничек җиңү яулавы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Мин спортны сайлыйм» дип исемләнгән наркотикларга каршы әңгәмә узды.
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Тарихи мирасны саклау буенча киң хәрәкәт 1960 нчы елларда башлана. 1966 елда тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте оештырыла, ул максатчан рәвештә һәйкәлләргә паспортлар бирә һәм аларны дәүләт саклавына тапшыра башлый.
2026 ел хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 17 апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының авыл китапханәсе белән берлектә « хезмәт батырлыгы шәһәре»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Видео-презентациядән балалар Россиянең 20 шәһәренең «Хезмәт батырлыгы шәһәре»исеме белән бүләкләнүен белделәр. Шәһәрләр армияне һәм гади гражданнарны авыр шартларда кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән өчен бүләкләнде. Күп кенә Документлар кешеләрнең кайчак үз гомерләрен корбан итеп, үз эшләрендә чын батырлык күрсәткәннәрен раслый.
16 нчы апрельдә “Игенче” ҖЧҖендә ТР Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, УСХиП җитәкчесе Г. Ш. Хәсәншин катнашында 2026 елның I нче кварталына терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.
Мөмкинлекләр фестивале-киләчәкне булдыру өчен кешеләрне, идеяләрне һәм технологияләрне берләштерүче якты вакыйга! 17 апрельдә Саба муниципаль районында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында III Республика «Мөмкинлекләр фестивале» узды, анда инвалидлыкның авыр формалары һәм менталь тайпылышлары булган кешеләр катнашты.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.