18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Тарихи мирасны саклау буенча киң хәрәкәт 1960 нчы елларда башлана. 1966 елда тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыяте оештырыла, ул максатчан рәвештә һәйкәлләргә паспортлар бирә һәм аларны дәүләт саклавына тапшыра башлый. Бу көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре "Ак калфак" клубы әгъзалары белән бергә « Һәйкәлләрдә тарих» сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар Саба районында урнашкан тарихи һәйкәлләр һәм урыннар белән таныштылар. Шулай ук вакытлы матбугат битләрендә урнаштырылган мәгълүмат белән дә таныштылар.