Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата

2026 елның 29 мае, җомга

Күркәм традиция буенча, 26 нчы майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады.  Бу көнне безнең мәктәптә  дә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган  кыңгырау чыңы  укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.

 Мәктәп директоры Карамов Айдар Рафаиль улы  күркәм бәйрәм белән котлап, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен юллады һәм барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына үтә алулары турындагы боерыкны укып ишеттерде.

Барыгызны да чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм.  Бүген сезнең тормышыгыздагы бер этап тәмамлана.  Алда сезне дәүләт имтиханнары һәм аннан соң яңа студент тормышы көтә. Бу инде олы тормыш юлына беренче адым.  

Тимершык авылы җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы тормышта уңышларга ирешер өчен иң мөһиме  - белем һәм тырышлык кирәклеген билгеләп, алда торган тормыш “киртәләрен” сабырлык белән үтәргә, каушамаска һәм бертуктаусыз алга омтылырга өндәде.

Имам-хытыйб Дамир укыган догалар  чыгарылыш укучыларына тормышта юлдаш булсыннар иде. Шулай ук Дамир әфәнде ООО  “Саба”  “Мичән" филиалы җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук үзләренең ихлас теләкләрен беренче укытучылары  җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International