Тукай эзләре буйлап

2026 елның 29 мае, җомга

28 нче майда  гимназияның 6 нчы «В» сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Вәлиева Гөлия Минданис кызы белән,  Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай дәүләт әдәби‑мемориаль музей комплексында булдылар. Сәфәр укучыларга еш кына «татар Пушкины"дип йөртелә торган бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкинлек бирде. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрделәр,шулай ук музейның парк зонасы белән хозурландылар, Тукай әсәрләрендәге персонажларның скульптуралары белән сокландылар.Экскурсия балаларда зур тәэсир калдырды. Укучылар Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты турында күп яңалыклар гына белеп калмыйча, шагыйрь яшәгән чор атмосферасын да тойдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International