18 апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Мин спортны сайлыйм» дип исемләнгән наркотикларга каршы әңгәмә узды. Наркотикларга каршы Спорт наркоманияне профилактикалауга һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, сәламәт даими спорт гадәтенә ияләшүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы дусларча бердәм берләшмә булдыруга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта физик культура һәм спорт балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә уңай һәм актив мөнәсәбәт формалаштыруда аерым урын алып тора.