16 нчы апрельдә “Игенче” ҖЧҖендә ТР Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов, УСХиП җитәкчесе Г. Ш. Хәсәншин катнашында 2026 елның I нче кварталына терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе белгечләре: бухгалтерлар, икътисадчылар, агрономнар ,район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре һәм орлык инспекциясе вәкилләре, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Харисов Р. Р. катнашты.
Семинар ике өлештән торды: беренчесе-Эзмә авыл мәдәният йортында, анда 3 айга терлекчелек буенча икътисадый анализ үткәрелде, икенчесе-күчмә , анда катнашучылар Эзмә бүлекчәсенең машина-трактор паркын карадылар.
Киңәшмәдә терлекчелекнең актуаль мәсьәләләре, көзге бөртекле авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең торышы, чәчүлекләрне язгы тукландыру буенча тәкъдимнәр, язгы кыр эшләренә әзерлек турында фикер алышты
Терлекчелек эшенә йомгаклар буенча Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре чыгыш ясадылар.
Шулай ук “Игенче” ҖЧҖе генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәр улы чыгыш ясады.Аның докладында терлекчелекнең барлык җитештерү- хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга һәм кимчелекләргә анализ ясалды, агымдагы елга максатлар һәм бурычлар куелды.
“Игенче” ҖЧҖнең баш агрономы Галиев Нияз Хәбирҗан улы катнашучыларны язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы белән таныштырды. Үз чыгышында шулай ук туфракка минераль ашламалар туплау һәм кертү, орлыклар белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә дә тукталды.
Эре мөгезле терлекләр үрчетүнең әһәмияте , нормалар, кагыйдәләр, ясалма орлыкландыру технологиясе турында үрчетү буенча консультант Анастасия Гедуадже сөйләде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә семинарда катнашучылар старт мәйданчыгында техника, чәчү агрегатлары, диспетчерлык һәм ягулык салу пунктлары белән таныштылар.