30 май көнне Килдебәк авылында милли йола — Сабантуйга бирнә җыю булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мөдире, һәм авылның актив кешеләре Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Әлеге чарада олысы да, кечесе дә катнашты. Чарада катнашучылар гармунга, тальянга җырлап авылның һәр урамын йөреп чыктылар. Аларны һәр йортта ягымлы елмаеп, бүләкләр белән каршы алдылар, ә балаларны төрле тәм-томнар белән сыйладылар. Чарада катнашучыларның бердәм һәм тату хезмәте нәтиҗәсендә быел бирнә җыю тагын да матуррак һәм күңеллерәк килеп чыкты.
Бирнә җыюда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барлык авылдашларыбызны һәм кунакларны Килдебәк авыл җирлегенең 7 нче июньдә Туктар һәм Мәртен авыллары арасындагы су буенда узачак Сабан туена чакырып калабыз.