"Александр Невский. Чудь күлендә Җиңүе" тарихи-мәгълүмат сәгате

2026 елның 18 апреле, шимбә

18 апрельдә – Боз өсте сугышында – Чудь күлендә узган сугышта князь Александр Невскийның рус гаскәрләре немец рыцарьларын җиңгән көн.Саба үзәк китапханә хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Александр Невский. Чудь күлендә Җиңүе" дип исемләнгән тарихи-мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Рус җиренең Бөек яклаучысы, полководец Александр Невский белән таныштырып, Боз өсте сугышында ничек җиңү яулавы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International