ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә  «Сәләт - Саба» клубы активистлары «Сәләт» клубы президенты һәм вице- президенты белән очраштылар. Очрашу барышында клуб әгъзалары «Сәләт Саба» клубы эшчәнлеге, аның планнары һәм эш нәтиҗәләрен яктырткан презентция белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Катнашучыбыз Шәрифуллин Вилдан, өстәмә белем бирү педагогы Исмәгыйлев А.А. җитәкчелегендә, II урынга лаек булды. Вилданны яхшы нәтиҗәсе белән ихлас котлыйбыз, һөнәри әзерлеге һәм ярдәме өчен А.А. Исмәгыйлевка рәхмәт белдерәбез. Яңа җиңүләр, кызыклы идеяләр, алга таба үсеш телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе

5
декабрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары өчен «Бөек Җиңү хәркемнең йөрәк түрендә...» дип исемләнгән хәрби техника модельләре конкурс-күргәзмәсе уздырылды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

4
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба районын Чемпионатта Тимершык урта мәктәбе тәкъдим итте. Спортчылар уенда осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр, ярышларның киләсе этабына чыгу өчен көч сынаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

3
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

    Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә “Белемдә – көч!” дип аталган кызыклы чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары фәннәр дөньясына  сәяхәткә чыктылар, анда аларны  төрле ачышлар, кызыклы биремнәр көтте.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары  көче белән әзерләнгән “Ак күгәрчен очсын күкләрдә”  дип исемләнгән хәйрия концерты булды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Әниләр көне - күңелгә якын кешеләргә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу искиткеч бәйрәм уңаеннан  Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Әнием-кадерлем” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2025-2026 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә  Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

28
ноябрь, 2025 ел
җомга

27нче ноябрь көнне Лесхоз урта мәктәбендә 129нчы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бик мөһим очрашу булды.

    

Тэги: Мәгариф идарәсе

27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2025 елның 26 нчы ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате  конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

10 нчы ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 28 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 11 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International