«Тату сыйныф серләре» дип аталучы, Мәгариф һәм фин министрлыгы тарафыннан әти-әниләр комитетлары арасында инде менә 10нчы ел рәттән үткәрелә торган республика конкурсының финал этабын үткәрү бәхете быел Саба районы өлешенә тәтеде. Чөнки узган уку елында Мөслимдә үткән бәйге җиңүчеләре нәкъ менә безнекеләр - Саба урта мәктәбенең әти-әниләр комитеты иде. Быелгы бәйге катнашучыларын алар махсус ясалган юбилей торты һәм туган көн котлавы белән сөендерделәр.
Бу вакыйга үз эченә республикабызның меңләгән гаиләләренең һәм мәктәп коллективларының тәҗрибәсен, бердәмлеген ала, зирәклеген һәм энергиясен берләштерә. Республикабызның 17 районыннан җыйналган иң көчле әти-әниләр, укучылар, педагогларны берләштергән командалар үз төбәкләрендәге иң иҗади, иң креатив, бергә кул тотынышып эшләп, зур максатларга ирешеп булганын раслый торган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе - Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина елдан-ел әлеге бәйгенең әти-әниләр арасында абруй казануын яшермәде һәм юбилей уңаеннан бүләкләрнең дә саллы булуын белдерде.
Командалар арасында Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенә тиңнәр булмады. Алар Гран-при иясе булып танылды, шул рәвешле киләсе елга әлеге бәйгене үткәрү хокукы эстафетасын үзләренә алдылар. Лаеш, Бөгелмә, Спас, Норлат, Балтач һәм Кайбыч районнары вәкилләре 1нче, Чирмешән, Азнакай, Сарман, Саба, Балык Бистәсе һәм Менделеевск районы командалары 2нче, Яр Чаллы шәһәре, Тәтеш районы, Казанның 182нче һәм 79нчы лицей командалары 3нче призлы урыннарга ия булып, җәй көне Кара диңгез яр буендагы җәйге лагерьларга юллама белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләргә шулай ук “Беренчеләр хәрәкәте” һәм Казан инновацияләр университеты махсус әзерләгән бүләкләр дә тапшырылды.