2026 елның 13-26нчы апрель көннәрендә Ставрополь шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. Гарипов Ранил, Гарипов Фаил, Заһидуллин Рөстәм, Хуҗин Инсаф призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!