21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында 3 нче "Салават күпере" балалар бакчасының "Бәхетле балачак" дип исемләнгән отчет концерты булып узды. Концертка бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылган иде. Уртанчылар, өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Балаларга уңышлар, иҗади илһам һәм алга таба да зур үрләр яулауларын телисе килә.