Байлар Сабасында Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында «Мөмкинлекләр фестивале 2026» узды. Саба интернат-мәктәбе укучылары үзләрен төрле компетенцияләрдә күрсәттеләр: сәнгатьле сүз, вокал, төймә белән креатив рәсем ясау, пирография, сабын кайнату һәм традицион рәсем сәнгате. Һәр катнашучы ихтыярын, максатчанлыгын һәм иҗатка мәхәббәтен күрсәтте. Фестиваль нәтиҗәләре буенча барысы да сертификатлар һәм призлар алды.