Яшел Үзән шәһәрендә балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында «Яшел ут-2026» юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча республика смотр-конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасы әлеге конкурста «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда йорү кагыйдәләренә өйрәтү өчен инновацион педагогик технологияләр һәм электрон белем бирү ресурслары» проекты белән катнашты. «Теремок» балалар бакчасы юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча республика күләмендә бишлеккә керде һәм лауреат булды.
Лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа профессиональ җиңүләр телибез!