«Имин тәгәрмәч – 2026»

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Саба урта мәктәбе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Имин көпчәк - 2026» бөтенроссия конкурсының район этабы булып узды. Ярышларда 21 ЮИД отряды – Саба муниципаль районы мәктәпләреннән 84 укучы катнашты. Балалар  юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Конкурс программасы берничә этаптан торды:

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”

“Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белүчеләр”

 "Велосипедта  йөрү”

“Тормыш  иминлеге  нигезләре”

“Юл хәрәкәте иминлеге өчен", Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгына багышланган иҗади чыгыш.

Киеренке көрәш йомгаклары буенча гомумкоманда нәтиҗәләрендә җиңүчеләр ачыкланды:

1 урын  -   Саба урта мәктәбенең ЮИД командасы;

2 урын  –  Саба гимназиясенең  ЮИД командасы;

3 урын  -   Лесхоз урта мәктәбенең  ЮИД командасы;

4 урын  -   Икшермә кадет мәктәбенең ЮИД командасы;

5 урын  -   Шәмәрдән «Үсеш»лицееның ЮИД командасы.

Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга активлыклары, җиңүгә омтылулары һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә җаваплы караулары өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International