Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее якынлашканда мәктәбебездә төрле чаралар уза.
Безнең мәктәптә талантлы укучылар күп. Ел саен мәктәбебездә шигырь бәйгесе гөрләп үтә. Укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйлиләр. Шулай ук Тукай шигырьләренә язылган жырларны яратып башкаралар.
Мәктәбебезнең китапханәсендә укучылар өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оешырылды, укучылар Габдулла Тукайның иҗаты һәм китаплары белән якыннан таныштылар.