«Георгий тасмасы " акциясе

2026 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 2026 нчы елның 22 нче апреленнән бөтен Россия буенча Җиңү көненә багышланган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы хәтерне саклау һәм гражданнарда Россиянең Хәрби дан символларының берсе — Георгий лентасына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру. Саба гимназиясе укучылары СМС  балалар командасы, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар белән бергәләп, әлеге акцияне беренчеләрдән булып Саба урамнарында башладылар. Алар авыл халкын киләчәк бәйрәмнәр белән  котладылар һәм Георгий тасмасын тагу үзенчәлекләрен аңлаттылар. Георгий тасмасын киемгә сул яктан, йөрәккә якынрак беркетергә киңәш ителә, шул ук вакытта аны бизәк сыйфатында башта, сумкаларда яки билдән түбәнрәк кулланырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International