«Ата - аналар иминлек өчен» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

18 апрельдә «Саба аграр көллияте» ндә республика күләмендә үткәрелүче «Ата - аналар иминлек өчен» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара беренче мәртәбә уздырылды һәм балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук иминлек мәсьәләләрендә гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелде. Ел дәвамында башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган уен һәм белем бирү мәйданчыклары проектлары эшләделәр.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, Татарстан Республикасы  «Беренчеләр Хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов, ДБУ «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева һәм тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы Фәнни үзәгенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре Регина Хөсәенова бүләкләделәр.Начало формы

Актаныш районы укучылары   иҗади чыгышлар тәкъдим иттеләр, алар жюри һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Тимур Сөләйманов:"Кадерле балалар, хөрмәтле өлкәннәр, бу конкурс-ярыш кына түгел, ә юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыруга мөһим адым", - дип билгеләде. Начало формыКонец формы

Конкурс йомгаклары буенча Актаныш районының №2 мәктәбе (1-2 сыйныфлар) һәм Лаеш гимназиясе (3-4 сыйныфлар) укучылары җиңүче булдылар. Икенче урыннарны Саба гимназиясе (1-2 сыйныфлар) Казанның «Перспектива»күппрофильле лицее алды. Өченче урында-Казанның 133 нче «Гаилә» лицее һәм Актаныш районының Пучы мәктәбе укучылары.    

Җиңүчеләр Кара диңгездәге сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар, шулай ук конкурс партнерларыннан акчалата һәм истәлекле призлар алдылар. Саба «Гимназия»сенең 1 «А» классы командасын котлыйбыз.  Алга таба зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International