13-18 апрель көннәрендә Оренбург шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Спортчыларыбыз Илсаф Латыйпов һәм Раян Йосыпов Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 5 нче урынны алып, Россия Беренчелегенә юллама алдылар. Парлы разрядта Илсаф белән Евгений Пайков (Казан) бронза медальгә лаек булдылар. Ялгыз разрядта Илсаф һәм Раян 6 һәм 10 урыннарны яуладылар, шуның белән май ахырында Чебоксарда узачак Россия беренчелегенә шәхси юлламалар оттылар.