«Россия көне» мәгълүмат сәгате

2026 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Россия көне» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты-катнашучыларда патриотизм, Ватанга карата горурлык һәм хөрмәт хисе формалаштыру, илнең тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне киңәйтү, шулай ук аның дәүләт символлары белән таныштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International